В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче көнне сәхнәгә Петр Налич һәм Therr Maitz чыгачак, ә «Кино» төркеме фестивальне ябачак
Фото: Денис Гордийко
14:00 – фетиваль ачылышы;
14:05 – «Рок мәктәбе»;
14:20 – OYME (Россия);
14:50 – Rehmat-e-Nusrat (Индия);
15:20 – «Комсомольск» (Россия);
15:50 – Jivan Gasparyan Jr (Армения);
16:25 – Drunk Band (Кытай);
17:00 – «Мураками» (Россия);
17:35 – Артур Исламов (Россия);
18:10 – Vieux Farka Toure (Мали);
18:45 – Петр Налич (Россия);
19:25 – Nomfusi (Көньяк Африка Республикасы);
20:05 – Алексей Архиповский (Россия);
20:50 – Therr Maitz (Россия).
14:00 – фестиваль ачылышы;
14:05 – «Рок мәктәбе»;
14:20 – Juna (Россия);
14:20 – Хуун-Хуур-Ту (Россия);
15:20 – Gauga (Россия);
15:50 – Jukebox trio (Россия);
16:20 – João Selva (Бразилия);
16:55 – «Космонавтлар юк» (Россия);
17:30 – Антоха МС (Россия);
18:05 – DaWangGang (Кытай);
18:40 – Найк Борзов (Россия);
19:20 – The Hatters (Россия);
20:05 – No Land (Төркия);
20:45 – «Кино» (Россия).
Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә. Фестивальгә керү ирекле.
Фестивальне уздыру мөмкинлеге Казан Мэриясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча чара үткәрү өчен федераль субсидия алу конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Фестиваль өчен фирма стиле эшләнгән, аның нигезендә лалә – уяну һәм яңарту чәчәге ята, ул татар мәдәниятендә үзенчәлекле символ булып тора. Хәзер чараны уздыруга әзерлек бара – 90,5 тонна авырлыктагы 8 мең элементтан торган сәхнә монтажлана.
Исегезгә төшерәбез, 7 нче, 8 нче һәм 9 нчы сентябрьдә 12:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр «СоТворение» музыкаль фестивале уздыруга бәйле рәвештә хәрәкәт түбәндәге участокларда чикләнәчәк: Сибгат Хәким урамының ике ягына (Декабристлар