Спортзал тулысынча «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт залы ачылды. Ул Окольная урамы, 94 адресы буенча «Талантика» яшүсмерләр клубының беренче катында урнашкан.
Спорт залында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар махсус тренажерларда бушлай шөгыльләнә алачак, әлеге җайланмалар аларга буыннарга дөрес йөкләнеш бирергә һәм мускулларның төп төркемнәрен эшләргә ярдәм итәчәк.
Спортзал тулысынча «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирә, шуңа күрә ата-аналар балаларны инвалид коляскаларында яки башка җиһазларда тыныч кына китерә алачак, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фондының матбугат хезмәте.
Аны Казан шәһәре Башкарма комитеты, «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе» һәм шәһәрнең ярдәмчел кешеләренең иганәләре ярдәмендә ачканнар.