В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиялеләрнең көндәшләре - 34 илнең милли җыелма командалары лидерлары.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). 30-нчы августтан 1-нче сентябрьгә кадәр Казан нәфис гимнастика буенча World Challenge Cup этабын кабул итәчәк. Дөньяның иң көчле 150 спортчысы катнашындагы турнир Гимнастика үзәгендә узачак. Ярышлар программасына шәхси һәм төркемле дисциплиналарда ярышлар керә.
Шәхси зачетта Россияне танылган бертуган-гимнасткалар, атказанган спорт мастеры, өч тапкыр дөнья чемпионы, җиде тапкыр Европа чемпионы Арина Аверина һәм сигез тапкыр дөнья чемпионы һәм алты тапкыр Европа чемпионы Динә Аверина тәкъдим итәчәк.
Россиялеләрнең көндәшләре - 34 илнең милли җыелма командалары лидерлары.
World Challenge Cup ярышларының соңгы көнендә Гимнастика үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган гала-тамаша узачак, анда турнир йолдызлары һәм Казанның нәфис гимнастика мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Барлык теләүчеләр дә билетлар сатып ала һәм мавыктыргыч ярышларны карый алалар.