Ил җыелма командасы составында ул Ереванда узачак дөнья чемпионатына барачак.
Фото: Бөтенроссия самбо федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсенең самбо буенча тренеры Ксения Задворнова 28 нче февральдән 2 нче мартка кадәр Пермьдә узган самбо буенча 73 нче тапкыр уздырылучы Россия чемпионатында алтын медаль яулады. Ил җыелма командасы составында ул Ереванга дөнья чемпионатына юл тотачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Ярышларда Россия Федерациясенең 71 төбәгеннән 650 дән артык спортчы катнашты. Ксения Задворнова 72 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә көч сынашты. 2 нче урынны Владимир өлкәсеннән Анастасия Хомячкова алды, ә Чиләбе өлкәсеннән Таисия Киреева бронза медаль яулады.
Бөтенроссия самбо федерациясе самбоның 85 еллыгына багышланган ярышларны оештыручыларның берсе булды.