Светлана Липатова 59 кг га кадәрге авырлык категориясендә иң яхшысы булды
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы ноябрь). Казан спортчысы Светлана Липатова ирекле көрәш буенча 52 нче халыкара Гран-при турнирында өч тапкыр Олимпия чемпионы булган Александр Медведь призына җиңү яулады. Ярышлар Минскида 26-27 нче ноябрьдә узды.
ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Ак Барс» спорт мәктәбе вәкиле 59 килограммга кадәрге авырлык категориясендә иң яхшысы булган.
Җиңү өчен Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Бахрейн, Казахстан, Төньяк Македония, Үзбәкстан һ.б. илләрдән 200 дән артык ирекле стиль вәкилләре көрәшкән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 20 комплект медаль уйнатылган.
Август аенда Светлана Липатова Румыниядә спорт көрәше буенча халыкара турнирда җиңү яулады. Ул Россия җыелма командасы составында 59 кг авырлыкта беренче урынны алды.