Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Юлия Сохацкая җиде төр ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшысы булып чыкты
Казан спортчысы җиңел атлетика буенча Россия Кубогында алтын медаль алды
Казан спортчысы Юлия Сохацкая Россия Кубогында җиде төр ярышта җиңел атлетика буенча җиңү яулады. Җәйнең төп турнирларының берсе 7—9 нчы июльдә Чебоксарда узды. Спортчылар арасында 40 бүләк җыелмасы уйнатылды.

Юлия Сохацкая җиде дисциплинада чыгыш нәтиҗәләре буенча 5768 очко җыйды. Икенче урында Краснодар төбәгеннән 5767 очко белән Елизавета Слободянюк. Лидерлар өчлеген Брянск өлкәсе вәкиле Светлана Антошина япты. Ул 5659 очко җыйды, дип хәбәр иттеләр РФ Җиңел атлетика федерациясендә.

Элегрәк Юлия Сохацкая БРИКС уеннары призеры булды. Күп төрле ярыш нәтиҗәләре буенча спортчы көмеш медаль яулады.

Казанда Юлия Сохацкая Наталья Латыпова җитәкчелегендә «Үзәк» физкультура-спорт берләшмәсендә шөгыльләнә.

2024-07-10T10:01:16+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.