Максим Кочкин команда ярышларында катнашты
Казан спортчысы «Пирамида – команда ярышлары» Россия чемпионаты призеры булды. Турнир Сочида 1-6 сентябрь көннәрендә узды.
Ярыш илнең 19 төбәгеннән 70 катнашучыны берләштерде. Уеннар нәтиҗәләре буенча Максим Кочкин һәм Илья Старосельский командасы бакыр алды. Көмеш Югра коллективына эләкте, аның өчен Артем Балов һәм Артем Ирышков чыгыш ясады. Алтынны Мәскәүдән Евгений Башкатов һәм Андрей Шагаев яулады.
Казанда Максим Кочкин «Ракета» ФСБндә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.
Элегрәк «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Матвей Занин спорт гимнастикасы буенча Белоруссиянең Ачык Кубогында берничә медаль алган иде. Ярышларда 100 дән артык кеше катнашты.