Кайнар линия 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы октябрь көннәрендә Татарстан пенсионерлары күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Өлкәннәр декадасы кысаларында бушлай консультацияләр узачак.
Республика халкына ничек итеп күчемсез милекне мөлкәткә рәсмиләштерергә, дача яки гараж амнистиясеннән файдаланырга һәм моның өчен нинди документлар кирәклеген, шулай ук милек белән алыш-бирешләрне планлаштырганда мошенникларның корбаны булмау турында сөйләячәкләр. Татарстанлыларның сорауларына Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы белгечләре җавап бирәчәк.
Казанда шалтыратулар +7(843)255-25-71 телефоны буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр кабул ителәчәк. Республика районнарында белгечләрнең телефоннары Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» – «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Шулай ук 5 нче октябрьдә Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе эшләячәк. Сорауларны +7(843)236-00-71 телефоны буенча һәм WhatsApp мессенджеры аша +7(939)345-37-50 номеры буенча бирергә мөмкин булачак.