Казанлылар психологлар белән очраша яки аларга телефон аша мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Денис Гордийко
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул ителә. Психологлар белән шәхсән «Ышаныч» бүлекчәләрендә 9:00-17:30 сәгатьтә түбәндәге адреслар буенча очрашырга мөмкин:
Г.Коләхмәтов ур., 21 (Мәскәү районы);
Халтурин ур., 16 (Киров районы);
8 нче Март ур., 4 (Совет районы);
Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд (Авиатөзелеш районы);
Сәлимҗанов ур., 14 (Вахитов районы).
Шулай ук казанлылар тәндәге стрессны киметү буенча терапия элементлары булган дәресләрдә катнаша ала. Дәресләргә сылтама буенча язылырга була, дип хәбәр иттеләр «Ышаныч» үзәгендә.
Күптән түгел ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр хезмәтләре, структур бүлекчәләре һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә эшләячәк штаб төзергә кушты. Штабның алдагы эше турында өстәмә хәбәр ителәчәк.