Консультация эше 31-нче августта оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 31-нче августта «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында юристлар Казан халкына торак мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
Росреестр һәм ТР Кадастр палатасы белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка килешүләр төзү мәсьәләләре буенча киңәшләрен бирәчәкләр.
Консультация 31-нче августта 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Кабул итүгә алдан язылу өчен түбәндәге телефонга шалтыратырга кирәк: +7(843)236-65-61. Чарага килүчеләргә битлекләр кияргә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.