28-нче майда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үз сорауларын бирә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 28-нче майда Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондында Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре күчмә консультация үткәрәчәкләр.
Эшмәкәрләр күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәү өчен кирәкле документларны әзерләү турында сораулар бирә алачак.
Катнашу бушлай, алдан теркәлү таләп ителми. Консультация 9:00-12:00 Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.