2-6 декабрьгә кадәр шәхси медицина оешмалары вәкилләре өчен кайнар линия эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Татарстанда 2-нче декабрьдән 6-нчы декабрьгә кадәр шәхси медицина оешмалары вәкилләре өчен кайнар линия эшләячәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре санитар законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар таләпләрен үтәү белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Санитар законнарга кагылышлы мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин булачак: (843) 272-80-73, 272-69-38. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча шәхси медицина оешмалары вәкилләренә (843) 238-35-09 телефоны аша консультация бирәчәкләр.
Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (12.00-дән 12.45-кә кадәр - тәнәфес), шулай ук җомга көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00-дән 12.45-кә кадәр - тәнәфес) кабул ителәчәк, дип хәбәр ителә ведомстволарга.