В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 февральдә ведомствода Ачык ишекләр көне узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). 20 февральдә Казанда Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Ведомство белгечләре эшкуарларга түләүсез консультация ярдәме күрсәтәчәк.
Ачык ишекләр көне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эшкуарларны түбәндәге адрес буенча көтәләр: Большая Красная ур., 30. Алдан язылу таләп ителми, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Исегезгә төшерәбез, эшкуарлар өчен бердәм Ачык ишекләр көннәре Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә ай саен айның һәр өченче чәршәмбесендә, шулай ук квартал саен беренче айның икенче пәнҗешәмбесендә уза.