Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2020, 10:25

Күп функцияле үзәк белгечләре казанлыларның өйләренә барып хезмәт күрсәтә

Мөрәҗәгать итүче башта хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар пакеты буенча киңәшләшергә, аннары күчмә хезмәт күрсәтүгә гаризаны рәсмиләштерергә тиеш.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казанның күп функцияле үзәкләрендә халыкка күчмә хезмәт күрсәтелә, мөрәҗәгать итүче «Минем документлар» офисына килмәсә дә була, хәзер ул үзәк белгечен йортына яки башка уңайлы урынга чакыра ала.

Мөрәҗәгать итүче башта хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар пакеты буенча киңәшләшә, аннары күчмә хезмәт күрсәтүгә гаризаны рәсмиләштерә. Соңыннан шартнамә төзелә, килгән өчен квитанция түләнә һәм кабул итү датасы билгеләнә. Күчмә кабул итү барышында күп функцияле үзәк хезмәткәре йә документларны кабул итә һәм гариза формалаштыра, йә хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзер документлар бирә.

Сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, хәрби пенсионерлар һәм башкалар өчен күчмә хезмәт күрсәтү бушлай гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә күчмә кабул итү Казанда гына эшли. Күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә барлыгы 45 хезмәт күрсәтелгән. Программа 2018 елның ноябрендә старт алды, бүгенге көнгә Казанда 200-гә якын шундый эш башкарылган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар