В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ершов урамында йөкләнешне җиде яңа терәккә күчергәннәр
Ноябрьдә «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре Фрунзе һәм Болотников урамнарында 348 метр контактлы чыбык сузганнәр, ә Декабристлар урамында ике аралыкта аркылы-таяныч тросларны торгызганнар. Шулай ук 14 нче подстанциядән көчәнеш бирү җайга салынган.
Ике атна эчендә белгечләр трамвай ыргакларын һәм троллейбусның парлы ыргакларын тигезләделәр, Ершов урамында (Совет мәйданыннан алып Гвардия урамы белән кисешүгә кадәр) һәм Декабристлар урамында (Гагарин урамыннан алып Волгоград урамына кадәр) аркылы трослар суздылар.
Моннан тыш, Ершов урамында йөкләнешне җиде яңа терәккә күчерделәр. Ә Авангард урамында һәлакәт нәтиҗәләрен юк иттеләр – трамвай буенча терәкне сүттеләр, аркылы трослар монтажладылар һәм йөкләнешне аларга күчерделәр. Боларның барысы да хәрәкәт һәм ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнде.
Шулай ук белгечләр баш ревизор аппараты күрсәтмәләре буенча кисәтүләрне бетергәннәр, дип хәбәр иттеләр предприятие матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда барлык хәрәкәт итүче составны электр энергиясе белән 30 тарту подстанциясе, кабель линияләре һәм контакт челтәре тәэмин итә. Хәзерге вакытта 131 чакрым контакт челтәре һәм 35 чакрым кабель линиясе капиталь ремонт таләп итә. Шулай ук дүрт тарту подстанциясен реконструкцияләргә кирәк.