В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өлкәннәр ункөнлегендә алар өчен мастер-класслар, концертлар һәм башкалар әзерләгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары «Язмышның матур мизгелләре» дип исемләнгән ункөнлек үткәрә. Бу көннәрдә пенсионерлар һәм хезмәт ветераннары өчен музейга ирекле керү каралган, шулай ук төрле мәдәни чаралар әзерләнгән.
ТР Милли музеенда пенсионерлар һәм ветераннарны экспозиция һәм мастер-класслар буенча экскурсияләр көтә. Алар өчен шулай ук «Красная горка» мәдәният йортының «Сударушка» ансамбле чыгыш ясаячак, «Ручейки Поволжья» әйлән-бәйлән уены үткәреләчәк.
Килүчеләр вокалчыларны «Автор җыры» һәм «Романс тавышлары» музыкаль лекцияләрендә һәм татар халык җыры концертында тыңлый, шулай ук музыкаль әсәрләрне башкаруда үз көчләрен сынап карый алачак.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус Республика китапханәсендә Милли музей хезмәткәрләре «Заманча Казан» лекциясен үткәрәчәк.
ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында өлкәннәр ункөнлегендә узачак чараларның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга була. Программада үзгәрешләр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Язмышның матур мизгелләре» ункөнлеге 1-нче октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланачак. Татарстанда һәм аның башкаласында ункөнлек кысаларында барлык өлкән буын вәкилләре өчен дә ял һәм социаль ярдәм программасы әзерләнгән. Аерым алганда, ункөнлек вакытында пенсионерлар мунчаларга һәм шәһәр музейларына бушлай йөри, онлайн-чараларда һәм спорт ярышларында катнаша, шулай ук табиблардан консультацияләр ала алачак.