Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2022, 10:51

Евгений Шварцның тормышы һәм иҗаты турында спектакльне Казан яшь тамашачылар театры фойесында беренче тапкыр күрсәтәчәкләр

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Сергей Мосейко һәм башка актерлар катнаша.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). 20 нче һәм 21 нче октябрьдә Казан яшь тамашачылар театрында «Шварц, кеше, күләгә» спектакле күрсәтеләчәк. Театр фойесында куелган спектакль тамашачыларга ТР башкаласында туып-үскән Евгений Шварцның тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәк, ул «Гадәти могҗиза», «Көлгенә», «Аждаһа», «Күләгә», «Кызыл Калфак» һ.б. пьесалар язган.

Спектакль Маргарита Кадацкая пьесасы буенча куелган, режиссеры – Дмитрий Егоров, ул берничә тапкыр «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе номинанты булган.

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Сергей Мосейко, республиканың атказанган артистлары Елена Калаганова, Владимир Никитин, Елена Синицына, Гүзәл Шакирҗанова, Дмитрий Язов һәм Александр Яндаев, актерлар Евгений Быльнов, Диана Никульцева, Валерий Антонов һәм Гүзәл Вәлишина катнаша.

«Пьеса бар яктан да килгән – анда Шварц үзе, замандашлары, аның әкият һәм пьесаларындагы персонажлар очрый. Бу төп идея шундый җиңел һәм тәэсирле итеп бирелгән ки, ирексездән ничек элек язучының биографиясен, көндәлекләрен һәм әсәрләрен берләштерү берәүнең дә башына килмәгән – аның тормышы үзе чын әкият бит дип уйлыйсың», – дип билгеләп үтте театр тәнкыйтьчесе Еатерина Кострикова.

Спектакльнең эскизы узган ел Е.Шварц юбилеена ачылган театрның «125» режиссерлык лабораториясендә пәйда булды. Соңрак яшь тамашачылар театры инициативасы белән шәһәрнең бер урамы драматург исеме белән аталды.

Спектакльләр 18:30 сәгатьтә башлана. Керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар