В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашаларга 10 нчы һәм 11 нче февральдә килергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Спектакльнең режиссеры – Радион Букаев. Рус мәдәнияте белән рухландырылган музыка һәм сәнгать бизәлеше ярдәмендә ул хатын-кызның көче, кичерү, бердәмлек һәм мәхәббәт турында сөйләячәк.
Спектакльнең үзенчәлеге – аның пластиклыгында. Пластика буенча режиссерлар – Марсель һәм Мария Нуриевлар. Спектакльдә шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Радуга Мөхтәрова, Гүзәл Шакирҗанова, артистлар Дарья Бакшеева, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых, Мария Мухортова, Эльвина Сафина, Нияз Зиннәтуллин, Илфат Садыйков та катнаша.
Беренче спектакльләр 10 нчы һәм 11 нче февральдә 18:30 сәгатьтә узачак. Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга исәпләнгән, дип хәбәр итә Яшь тамашачылар театрының матбугат хезмәте.
Премьерага Яшь тамашачылар театрында «А.С.Пушкинның «Руслан и Людмила» поэмасында уен» дигән лекция укыячаклар. Спикер булып КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Алексей Пашкуров чыгыш ясаячак. Чарада шулай ук университетның яңа «Әдәби осталык» магистр программасын тәкъдим итәчәкләр. Очрашу 9 нчы февральдә 18:00 сәгатьтә узачак, керү билетлар буенча башкарыла.
Спектакль Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында куела.