В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эксперт советы Россия театрларының 116 куелышын караган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Казан яшь тамашачы театрының «Иваново детство» спектакле «Арлекин» балалар өчен театр сәнгате өлкәсендә Россия милли премиясе номинанты булды.
Премиянең эксперт советы барлыгы Россия театрларының 116 спектаклен караган һәм конкурс программасын формалаштырган, аңа Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Севастополь, Вологда, Канск, Нягань спектакльләре кергән.
XIX фестиваль һәм «Арлекин» балалар өчен театр сәнгате өлкәсендә Россия милли премиясенә конкурс 2022 елның 17-26-нчы апрель көннәрендә Санкт-Петербургта, «Зазеркалье» дәүләт балалар музыка театры сәхнәсендә узачак, – дип хәбәр итә Казан Яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.
«Арлекин» – абруйлы Россия театр премиясе, аны рәсми булмаган рәвештә балалар «Алтын битлеге» дип атыйлар.