Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2021, 15:16

Коткаручылар һәм синоптиклар татарстанлыларны һава шартларының җитди начараюы турында кисәтә

Татарстан Республикасы һәм Казанда көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлану белән буран, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе фаразлана.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм синоптиклар республика халкын һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының сизелерлек начараюы турында кисәтә. 13-нче гыйнвар кичендә һәм 14-нче гыйнвар төнендә Татарстанда һәм Казанда томан булыр дип фаразлана. 14-нче гыйнвар иртәсендә төнлә көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлану белән буран, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре, бозлавык.

14-нче гыйнварга каршы төндә Казанда һава температурасы 26-28 градус салкын булачак, аязганда 31 градуска кадәр, иртәнгә кадәр минус 16-18 градуска кадәр. Көндез һаваның максималь температурасы 10 градустан 12 градуска кадәр салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татарстан буенча төнлә минималь температура 21-26 градус салкын, аязганда 28-33 градус салкын, көнбатыш районнарда иртәнгә 16-21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез иң югары температура 9-14 градус салкынны тәшкил итәчәк.

Коткаручылар республика халкы өчен берничә киңәш бирә. Җәяүлеләргә шумый торган, уңайлы аяк киеме кияргә кирәк. Ашыкмыйча, сак кына хәрәкәт итәргә. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары алырга киңәш ителә. Күренүчәнлек начарайган очракта, җирлеккә ориентацияне югалтмас өчен махсус чаралар күрү сорала.

Буран һәм җилнең көчәюе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра, дип билгелиләр ведомство матбугат хезмәтендә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Мөмкин булганча коткаручылар ерак араларга сәфәрләргә чыгудан баш тартырга киңәш итә. Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе аша гына кисеп чыгарга киңәш ителә, хәрәкәт итүче транспорт каршыннан трассаны йөгереп чыкмаска кирәк, чөнки машинаның карлы юлда тормоз юлы шактый озыная.

Фаҗигаләр очрагында ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «101», «112» номерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек буе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ышаныч телефоны 8(843)288-46-96.

Барлык яңалыклар