Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2024, 16:50

Белем бирү проекты, органнар күчереп утырту һәм укучыларны олимпиадаларга әзерләү – Казан студентлары дөньяны ничек яхшыртырга омтыла

KZN.RU корреспонденты Татьяна көнендә ТР башкаласы студентлары белән аларның уңышлары турында сөйләште

Фото: Марат Мөгыйнов

Россиядә 25 нче гыйнварда Татьяна көне билгеләп үтелә. KZN.RU порталы хәбәрчесе укудан тыш яңа проектлар ясарга һәм конкурсларда җиңәргә өлгергән Казанның алдынгы студентлары белән аралашты.

Казан федераль университеты студенты Инзилә Шакирова «Твой ход» бөтенроссия студентлар проектында җиңүче булган. Аның ярдәмендә студентлар, грант отып, үз идеяләрен тормышка ашыра ала. Инзилә ике югары белем ала – филолог һәм журналистлыкка укый. Шулай ук ул продюсер һәм pr-менеджер булып эшли, берничә проект алып бара.

«Твой ход» беренче тапкыр үткәрелде, һәм мин анда катнаштым. Бу, мөгаен, бүгенге көндә тормышымдагы иң мөһим чараларның берсе булгандыр», – дип сөйләде студент кыз.

Кыз, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, студентларны эшкә урнаштыру буенча проект әзерләгән. Аерым алганда, ул илнең югары уку йортлары базасында карьера үзәкләре булдырырга тәкъдим иткән – алар эшкә урнашырга теләгән чыгарылыш укучыларына ярдәм итәчәк. Проект буенча, мондый үзәкләр кандидатларның потенциаль эш бирүчеләр белән очрашуларын, һөнәри юнәлеш бирү тренингларын үткәрәчәк, шулай ук чыгарылыш укучыларының предприятиеләр базасында стажировкалар узуына ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, Инзилә миллион сумлык грант откан. Аны үз идеясен тормышка ашыруга, торак шартларын яхшыртуга һәм белем алуга сарыф итәргә мөмкин, тагын бер өлеше хыялын тормышка ашыруга бүленә.

Инзилә моның белән генә тукталып калмаган һәм тагын Росмолодежь һәм Бөтенроссия студентлар форумыннан ике грант откан. Бүләк акчасына ул яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «ТЕПЛО MEDIA» белем бирү платформасын булдыра ала, анда теләгән һәркем укый ала.

КНИТУ-КАИ студенты Тамерлан Таҗимов мәктәп укучыларын олимпиадаларга әзерләүнең махсус системасын булдырган. Программаны Мәскәү тренерлары югары бәяләгән.

«Ул балаларга физиканы дөрес һәм тирән аңлатуга юнәлдерелгән. Мин ике бәйләнешле курс алып барам: югары математиканың сайланган бүлекләре курсы һәм МДУның гомуми һәм теоретик физика курсы, МФТИ базасында төзелгән физиканың махсус курсы», – дип билгеләп үтте ул.

Программада физика фәненең базисын, процессларны тикшергәндә кулланыла торган алымнарны җентекләп өйрәнүгә басым ясала.

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Аделина Рәимова «Реаль көч – синең эчеңдә» органнарның донорлыгы темасына социаль реклама күргәзмәсе» проектын тормышка ашыруга грант откан. Социаль реклама ярдәмендә кыз орган күчереп утыртуны көткән пациентларга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә тели.

«Без популяр мифларны юкка чыгарабыз һәм трансплантация «кара базар» булмавын, ә мәрхәмәтлелек, коткару, өмет һәм үлемгә китерүче авырудан тулысынча савыгу өчен икенче мөмкинлек бирү турында җиткерәбез», – дип аңлатты Аделина Рәимова.

Росмолодежь ярты миллион сумлык грант биргән. Команда инде сайт булдырган, анда теләгән һәркем трансплантология турында укый һәм белә ала. Платформада шулай ук социаль реклама белән яңа бүлек барлыкка киләчәк.

КФУ студенты Юлия Супрунова инглиз телен яхшы белүе һәм күп санлы дипломнар һәм рәхмәт хатларына ия булуы белән мактана ала, ул алмашу программасы буенча Пекинда укый алган.

«Мин һәрвакыт чит илдә уку тәҗрибәсенә кызыктым, шуңа күрә 2023 елның февраль ахырында, университет белән Пекин арасындагы партнерлык программасы турында белгәч, конкурс сайлап алулары өчен документлар тапшырырга булдым», – дип җиткерде кыз.

Моның өчен инглиз телен яки кабул итүче илнең телен яхшы белү кирәк иде. Юлия инглиз телле программага гариза биргән. Студентның югары өлгереш дәрәҗәсенә ия һәм академик бурычларсыз булырга тиеш. Тагын бер мәҗбүри пункт – укытучыларның тәкъдим хатлары, грамоталар, дипломнар һәм бүләкләр булу.

«Пекинга барганда, шәһәрнең нинди булуын азрак чамалый идем. Азия кухнясын яратам, төп көндәлек темаларга кытайлар белән хәйран гына аралаша алам, популяр кытай кушымталарын ничек кулланасын беләм», – дип уртаклашты Юлия.

Ул Пекинда уку процессы, имтиханны бәяләүдән башка, безнең илнекеннән нык аерылмавын җиткерде. Әгәр Россиядә, бөтен семестрда эшләп, яхшы баллар алырга мөмкин булса, Кытайда имтихан билгесе өй эшләренең 30% ына гына бәйле, ә парларда студентларга баллар куелмый.

Студент кыз сүзләренчә, безнең илдә укытучылар контроль, мөстәкыйль һәм өй эшләрен күп бирә, бу мораль яктан авыр бирелсә дә, прогрессны күзәтергә була. Кытайда аңлашылмаган моментлар имтиханның үзендә генә ачыклана.

«Кытайлар белән бик дустанә мөнәсәбәттә булдык. Кытай телен белсәң, үзеңә бик күп танышлар һәм дуслар табу җиңел», – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта Казанда 161 649 студент укый. Шуларның 121 962 се – югары белем, 39 687 се урта махсус белем ала.

Фото: Инзилә Шакирова, Тамерлан Таҗимов, Аделина Раимова, Юлия Супрунованың шәхси архивы

Барлык яңалыклар