В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр 25-нче февральгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казанның Совет районы администрациясе район логотибын һәм фирма стилен эшләүгә конкурс башлап җибәрде.
Анда катнашу өчен дизайн-студияләр, архитектура бюролары, креатив агентлыклар, брендингны эшләү компанияләре, профессиональ дизайнерлар һәм архитекторлар, шулай ук Казанның барлык иҗади кешеләре чакырыла. Эшләр аерым гражданнардан да, оешманы яки компанияне тәкъдим итүче төркемнәрдән дә кабул ителә. Проект уникаль һәм элек беркайда да файдаланылмаган булырга тиеш. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдә табарга мөмкин. Катнашу - бушлай.
Барлык эшләр дә компетентлы жюри тарафыннан каралачак, ул иң кулай вариантны сайлаячак. Нәкъ менә ул киләчәктә документларны рәсмиләштерүдә, басма материалларда, шулай ук Совет районы администрациясенең социаль челтәрләрендә кулланылачак. Конкурста җиңүче кыйммәтле бүләк алачак.
Эшләр 25-нче февральгә кадәр prsovet@gmail.com электрон почтасы аша кабул ителә, хат текстында авторның контакт мәгълүматлары күрсәтелгән булырга тиеш, дип хәбәр итә район администрациясе матбугат хезмәте.