Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2019, 12:08

Казанның Совет районы иң яхшы яңа ел бизәлеше республика бәйгесендә җиңүчеләр арасына керде

Беренче урын өчен дипломны район хакимияте башлыгына Татарстан Республикасы Президенты тапшырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанның Совет районы шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы яңа ел бизәлеше республика бәйгесендә җиңүчеләр арасына керде. Беренче урын өчен дипломны Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдиновка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Конкурс нәтиҗәләрен бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен видеоконференция форматында уза торган киңәшмәдә игълан итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә 24 гыйнварда бәйге комиссиясе утырышын уздырды, анда шәһәр һәм муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы яңа ел бизәлешен билгеләделәр. Ул хәбәр иткәнчә, һәр номинациядә беренче урын өчен 1 млн сум, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урын өчен 200 мең сум бирелде. Бәйгенең гомуми бүләк фонды 50 миллион сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйге номинацияләрендә беренче урыннар өчен дипломнар тапшырды.

Мәсәлән, Казан районнары арасында үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәгән өчен бүләкне Совет районы алды.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, быел республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәрләре яхшы әзерләнгән һәм төп бәйрәм мәйданчыкларын бизәгән. Аның сүзләренчә, иң яхшы яңа ел бизәлешенә мондый бәйгеләр бик мөһим, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.

Исегезгә төшерәбез, бәйге 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр республика шәһәрләре, шәһәр тибындагы бистәләр һәм авыл торак пунктлары арасында алты номинация буенча үткәрелде.

Барлык яңалыклар