Совет мультфильмнарын бүген «Елмай» балалар паркында күрсәтәчәкләр
Бүген «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә композитор София Гобәйдуллина истәлегенә кинокүрсәтү булачак. Шәһәр халкына музыкасын РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе язган мультфильмнарны тәкъдим итәчәкләр.

Зур экранда тамашачылар «Маугли», «Человек и его птица» һәм «Кошка, которая гуляла сама по себе» кебек мультфильмнарны карый алачак. Кино күрсәтү 17:00 дән 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан мэриясе һәм шәхсән Илсур Метшин Казанның Мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор София Әсгать кызы Гобәйдуллинаның туганнары һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклаша.

Исегезгә төшерәбез, республикада иң зур «Елмай» балалар паркы Казансу яр буенда узган ел ачылды. Җәмәгать киңлеге искиткеч балалар мәйданчыгыннан, күшәкләрдән, күзәтү мәйданчыгы булган яшел лабиринттан һәм вакыйгалар зонасыннан тора.

2025-03-14T16:01:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.