Хәзер объектта фундамент эшләре башкарыла
Фото: ТР рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
«Мәхәббәт» торак комплексында 1-4-1 номерлы 228 фатирлы социаль ипотека йорты төзелә. Ул 9,6% ка әзер. Хәзер Салават Күпере торак районындагы объектта фундамент эшләре алып барыла.
Мондый йортлар төзү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә – гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында.
Исегезгә төшерәбез, февраль аенда шәһәрлеләр өчен 72 фатирлы «Мәхәббәт» торак комплексындагы социаль ипотека йорты тапшырыла башлады. Торак бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, предприятие хезмәткәрләре һәм табиблар өчен билгеләнгән.