Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2023, 09:44

Татарстанның социаль фонды бердәм пособие түләүгә 19 меңгә якын гариза кабул итте

Ярдәм чарасын 28 нче декабрьдә Россия дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерә башладылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Татарстанның социаль фонды йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы булган бердәм пособиене рәсмиләштерүгә 19 меңгә якын гариза кабул иткән. Түләүне 28 нче декабрьдә Россия дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерә башладылар.

Ата-аналардан гаризаларның бер өлеше 3 яшькә кадәрге беренче балага пособие алу өчен килгән. Хәзер бу түләү бердәм пособиегә керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта, әгәр бала 2023 елга кадәр туган булса, ата-аналар элек гамәлдәге шартлар буенча – ягъни гаиләнең мөлкәтен һәм югары керемнәрен исәпкә алмыйча түләүне рәсмиләштерә алалар. Нәтиҗәдә, беренче балага түләү сорап 800 ата-ана мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Татарстанның Социаль фонды матбугат хезмәте.

Республикада гаризаларны 3 нче гыйнварда карый башладылар. «Татарстанлылар электрон хезмәтләрдән алдынгы кулланучылар, һәм бердәм пособие буенча бер генә шәхси мөрәҗәгать тә юк иде, барлык гаризалар да дәүләт хезмәтләре порталы аша килде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасындагы Социаль фонд бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган ярдәм чараларын – беренче балага 3 яшькә кадәрге айлык түләүләрне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга ике айлык түләүне, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүне алыштырды. Яңа пособие Татарстанда кеше башына билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә бирелә. Балалар һәм ата-аналар шул ук вакытта Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш. Түләүне билгеләгәндә гаилә керемнәренә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя бирелә, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

Барлык яңалыклар