Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2023, 10:11

Социаль фонд: ел башыннан бер меңнән артык Татарстан гаиләсе ана капиталы акчаларын балаларны укытуга юнәлтте

Сертификат ярдәмендә шулай ук шәхси укытучылар, агентлыклар һәм шәхси эшмәкәр буларак эшләүче бала караучылар хезмәтләре өчен түләргә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 2023 ел башыннан бер меңнән артык Татарстан гаиләсе ана капиталы акчаларын үз балаларын укытуга юнәлтергә карар итте. Бу максатларга гаиләләргә 40 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге, ата-аналар балаларны укыту өчен ана капиталын тизрәк һәм җиңелрәк куллана алсын өчен, республиканың мәгариф оешмалары белән мәгълүмат алмаша. Бүгенге көндә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә учреждение белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

«Элек ана капиталын балага укытуга җибәрергә карар иткән гаиләләргә фондка уку йортыннан түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, әгәр социаль фонд бүлеге һәм мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга Россия Социаль фондына ана капиталы белән идарә итү турында гариза бирү генә җитә. Социаль фонд уку килешүе турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак», - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Гаризаны онлайн, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Социаль фонды сайтында, шулай ук фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм КФҮдә бирергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августында законнардагы үзгәрешләр аркасында ата-аналар ана капиталы акчаларын балаларны шәхси укытучылардан укытуга да, шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм бала караучылар күрсәткән карау хезмәтләренә дә юнәлтә ала. Элек мондый хезмәтләр өчен түләү юридик затлар тарафыннан күрсәтелгән очракта гына мөмкин булган. Физик затлар өчен белем бирү хезмәтләренә сертификатны шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булганда кулланырга мөмкин.

Барлык яңалыклар