Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2023, 15:15

ТР Социаль фонды февраль аенда медицина хезмәткәрләренә махсус түләүләр күчерә башлаячак

Ярдәм чаралары күләме 4,5 - 18,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Татарстан буенча социаль фонд бүлеге февраль аенда медицина хезмәткәрләренә махсус түләүләр күчерә башлаячак. Белгечнең категориясенә һәм медицина учреждениесе төренә карап, яңа ярдәм чарасының күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Яңа түләү РФ Хөкүмәте карары белән кертелде. Ул сәламәтлек саклау, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең беренчел звеносы медицина хезмәткәрләренә, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүчеләргә каралган. Гыйнвар өчен беренче түләүләр февраль ахырында киләчәк.

«Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми – акча медицина оешмасы хезмәткәрләр реестрын формалаштырганнан һәм тәкъдим иткәннән соң 7 эш көне дәвамында автомат рәвештә исәпләнәчәк», – дип төгәлләштерде Россия социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Һәр ай йомгаклары буенча медицина оешмалары ярдәм алырга хокуклы хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштырырга һәм әлеге мәгълүматны Социаль фондка тапшырырга тиеш. Реестрда хезмәткәр турында белешмәләр белән беррәттән өстәмә түләү күләме, ул исәпләнгән мәгълүматлар һәм акчалар күчерү өчен реквизитлар күрсәтелә, дип хәбәр итә Социаль фондның ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Медицина хезмәткәрләренә яңа түләүне Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды финанслый. Алар акчаны социаль фондка бюджетара трансфертлар итеп тапшыралар.

Барлык яңалыклар