Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 16:56

ТР Гидрометеорология үзәге хезмәткәрләре Казанда интенсив кар торуны билгеләп үтә

Татарстанда быел язгы ташуның максималь дәрәҗәләре еллык уртача күрсәткечләрдән артмаячак, дип саный экспертлар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Ксения Швецова). Татарстан Гидрометеорология үзәге хезмәткәрләре быел Казанда интенсив кар торуны билгеләп үтә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда язгы ташуның максималь дәрәҗәләре уртача еллык күрсәткечләрдән артмаячак. Туфрак артык дымланмаган һәм эрегән суларны күп сеңдерәчәк, ә кар катламының биеклеге нормадан югарырак, ләкин артык түгел.

Язгы ташуга йогынты ясый торган төп факторларның берсе булып көзге чорда туфракның дымлылыгы тора, ТР территориясендә ул күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 60% тәшкил итә. "Бу туфрак артык дымлы түгел, эрегән суларны күп сеңдерергә сәләтле икәнен, бу язгы ташу дәрәҗәсен көйләячәк икәнен туры", - дип аңлатты А.Соколов. Территориянең күпчелек өлешендә туңган катламының чикләре нормадан 2 тапкыр диярлек түбәнрәк - норма 70-124 см булганда, 35 сантиметрдан 60 сантиметрга кадәр.

Язгы ташу чоры үтүгә кар катламының биеклеге йогынты ясый, әмма ул нормадан артк күп түгел, дип билгеләп үтте спикер. Шулай итеп, ул уртача 40 см дәрәҗәсендә тора, бу уртача еллык күрсәткечләрдән 20% артыграк һәм узган ел күрсәткечләреннән 85% тәшкил итә.

Кар катламында су запасы 21 мартка республика буенча уртача 122 мм тәшкил итә - уртача еллык күрсәткечтән 120% яки узган елның уртача күрсәткечләреннән 104%. Даими боз катламы булган су объектларында боз калынлыгы 19-35 см тәшкил итә, бу уртача еллык күрсәткечләрдән 30-40% кимрәк.

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ гидрология бүлеге башлыгы Казанның кар запаслары нормадан 153% яки 2018 ел күрсәткечләреннән 119% тәшкил иткән урыннарын билгеләде. "Казанда су ташу билгеләнми, интенсив кар күзәтелә, һәм монда күп нәрсә коммуналь хезмәтләр эшенә бәйле", - диде ул.

Казан янындагы Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе 49,67 м тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 3 м 31 см.га кимрәк.

Түбән участокларда – әйтик, аерым районнарда грунт сулары белән су басу көтелә. Әмма, А.Соколов билгеләп үткәнчә, бу язгы ташу белән бәйле түгел инде.

Исегезгә төшерәбез, яз башыннан коткаручылар Казанның ә су басу куркынычы зонасында булган бистәләрендә өйләргә йөрүне башлап җибәрде. Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре халыкка инструктаж үткәрәләр, листовкалар тараталар, куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр.

Анда яшәүчеләр су баскан очракта, 8 (843) 555-07-96 яки 8 (843) 264-41-09 телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итә ала.

Республика территориясендә 65 гидрологик пост бар – алар барысы да автомат режимда эшли. www.tatarmeteo.ru сайтында реаль вакыт режимында республиканың төп су объектларында су дәрәҗәсен күзәтеп торырга мөмкин.

Барлык яңалыклар