В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерә һәм «Тукта – синең тормышың куркыныч астында» карточкасын бозучыларга рейдлар оештыра.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). Көзге каникуллар алдыннан Казан Дәүләт автоинспекторлары мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерә. Октябрьнең соңгы көннәрендә алар уку йортларында дәресләр үткәрә һәм юлларда рейдлар оештыра.
Мәсәлән, 29-нчы октябрьгә кадәр офицерлар составы мәктәпләргә йөри. Белгечләр балаларга көзге-кышкы чорда юл куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында сөйли.
Бүген, шулай ук 28-нче октябрь, 2-нче һәм 4-нче ноябрь көннәрендә шәһәрдә «Яшь җәяүле юлда!» дигән рейдлар үткәрелә. Инспекторлар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаучы җәяүлеләргә аерым игътибар бирә. Хокук бозучы мәктәп укучыларына «Тукта – синең тормышың куркыныч астында» карточкалары төзелә. Бу, бер яктан, балаларны юлда тәртип саклауга өйрәтәчәк, икенче яктан – аларның имин булмаган тотышларытурындагы мәгълүмат мәктәп һәм ата-аналар администрацияләренә җиткереләчәк.
Казанда 27-нче һәм 29-нчы октябрьдә, 1-нче һәм 3-нче ноябрь көннәрендә «Яшь пассажирларның гомерләрен саклыйк!» дигән гомумшәһәр профилактик рейдлары узачак. Инспекторлар балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне туктатачак.
Һәр көнне каникул вакытында юл-патруль хезмәте инспекторлары, барыннан да элек, куркынычсызлык каешларыннан файдалану һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен боза торган, шулай ук җәяүлеләргә хәрәкәт итүдә өстенлек бирми торган машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдереләчәк.
Белгечләр ата-аналарны балаларын, олылар озатуыннан башка, юл йөрү өлешенә чыгуларын булдырмаска, караңгы вакытта киемне яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә, һәрчак аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерергә һәм бу белемнәрне үз мисаллары белән ныгытырга, ә балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешлары һәм тотып торучы җайланмалардан кулланырга чакыра.
Билгеләп үтелгәнчә, 2021 елның 9 ае дәвамында Казанда 100-гә якын авария теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган һәм 106 бала җәрәхәтләнгән. Бу шәһәрдә теркәлгән һәр унынчы юл-транспорт һәлакәте дияргә була. Балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге, нәкъ менә 100 кешенең 88-е, машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан, өстәвенә, һәр икенче һәлакәттә машина йөртүчеләр юлны чыгучы балага юл бирмәгән. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең 70%-тан артыгы 13:00 һәм 21:00 сәгать арасында булган. Еш кына автомобиль тәгәрмәчләре астына 7-9 яшьлек (26 бала) һәм 10-13 яшьлек (36 бала) балалар һәм яшүсмерләр эләгә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе
Исегезгә төшерәбез, көзге каникуллар 1-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда социаль өлкә учреждениеләрендә барлык эре массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылачак.