«Йөзьяшәрләр уеннары»нда катнашучыларны 1 һәм 2 мартта көтәләр
Казанда «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар уздыру даталарын игълан иттеләр. Анда 55 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Шимбә көнне, 1 мартта, «Триумф» СК да Казанның дүрт районында яшәүчеләрне көтәләр – Авиатөзелеш (8:20 дән теркәү), Яңа Савин (10:20 дән), Мәскәү (11:50 дән) һәм Киров (13:20 дән). Спорт комплексы Олег Кошевой урамы, 19 адресы буенча урнашкан.
Якшәмбе, 2 мартта, Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары халкы үз көчләрен сынап карый алачак. Теркәлү 7:50, 9:50 һәм 11:50 дә башлана. Йөзү ярышлары Кол Гали урамы, 13а адресы буенча «Акчарлак» бассейнында узачак, дип хәбәр иттеләр «Йөзьяшәрләр уеннары» телеграм-каналында.
Барлык очракларда ярышлар теркәлү башланганнан соң кырык минут узгач старт ала. Үзең белән икенче аяк киеме һәм медицина белешмәсен (табибтан рөхсәт) алырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» спортның 10 төрен берләштерә: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы ярышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һәм футбол. Ярышлар 2016 елда Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Өлкән буын кешеләре өчен ял итү, мәдәни һәм спорт чаралары каралган. Пенсионерлар бушлай муниципаль спорт объектларында, мәдәни оешмаларда, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында уза торган төрле вакыйгаларга йөри ала.