Яңа мәгълүмати таблолар Зорге, Дементьев, Чишмәле урамнарында, шулай ук «Тандем» һәм «Педагогик университет» тукталышларында барлыкка киләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). Март уртасына Казанда тагын алты тукталыш мәйданчыгы кояш электростанцияләре системалары белән җиһазландырылачак.
Яңа мәгълүмати таблолар түбәндәге тукталышларда куелачак: «Зорге урамы» (ике юнәлештә), «Дементьев урамы» (үзәккә таба), «Педагогик университет» (цирк ягына таба), «Чишмәле урамы» (Сахаров урамы ягына таба), шулай ук «Тандем» (үзәккә таба), дип хәбәр иттеләр Казанның транспорт комитетында.
«Пассажирлар ташуны оештыручы» МКУ белгечләре тукталышларда 10 кояш батареясы урнаштыру эшләрен төгәлләде: «Энергетика университеты» (Декабристлар урамында), «Кәҗә бистәсе» метро станциясе (Чистай урамында), «Чуйков урамы» (Әмирхан урамы ягына таба), «Дружба» торак массивы (Восстание ягына таба), «Разъезд Восстания» (Горький шоссесы ягына таба), «Бертуган Касыймовлар» (Даурия урамы ягына таба), шулай ук «10 нчы микрорайон» (Фучик урамында) ике тукталышында.