Узган атнада ТР башкаласында 364 бала туган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). Узган атнада, 2 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр, Казанда 364 бала туган: 188 кыз һәм 176 малай. Иң кечкенә авырлыктагы яңа туган бала 1020 грамм тәшкил иткән, ә иң зурсы – 5020 грамм.
Казанлылар үз балаларына Самир, Раян, Ислам, Эмиль, Эмир, София, Әминә, Риана, Мәликә, Мирослава кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар. Нурхан, Эльман, Ильяс, Ирман, Габриэлла, Зои, Самрада, Мия, Айла, Айрин сирәк исемнәр булган.
Узган атнада 212 никах теркәлде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.