В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан полициясенең кинология үзәгендә көн саен 30-дан артык эт хезмәт итә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кинология хезмәте - полициянең мөһим бүлекчәсе. Хезмәт этләре белән бергә полиция хезмәткәрләре көн саен законсызлыкка каршы тора һәм җинаятьчелек белән көрәшә. Дүрт аяклы хезмәттәш белән эшләгәндә, полиция хезмәткәрләре фикеренчә, мәхәббәт һәм кайгырту белән бергә хуҗа тарафыннан кырыслык һәм компромиска бармау таләп ителә. «Эт теләсә кайсы очракта хезмәткәр ягыннан көч тоярга тиеш. Әгәр хайванны иркәләсәң, ул хезмәт бурычларын үтәмәячәк, ә бары тик йорт хайванына әвереләчәк, шуңа күрә монда мәхәббәтне дә, эшне дә гармонияле рәвештә алып бару мөһим», - дип сөйләде Дмитрий Дудкин.
Казан полициясенең кинология үзәгендә 30-дан артык эт бар, күпчелек өлеше - немец овчаркалары. Үзәк башлыгы сүзләренчә, бу токым универсаль, аның белән эшләү җиңел. «Без үзара немец овчаркасын «пластилин-этләр» дип атыйбыз, аннан теләсә нәрсә әвәләп ясарга һәм төрле эштә кулланырга мөмкин - наркотиклар эзләүдән алып җинаятьчеләрне тоткарлауга кадәр», - дип ассызыклады Дмитрий Дудкин. Хезмәттә Бельгия овчаркалары һәм лабрадорлар да катнаша. Һәр эт үз юнәлеше буенча эшли - шартлаткыч яки наркотик матдәләр эзләү буенча белгечләр, җинаятьчене эзләүче эз этләре, шулай ук хокук бозучыларны тоткарлау өчен этләр бар.
Дүрт аяклылар вакыт зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, лабрадорның ягымлы характеры аларга җинаятьче тарафыннан агрессияне чагылдырырга комачаулый, шул ук вакытта алар шартлаткыч матдәләрне бик яхшы эзлиләр. Ә менә наркотиклар эзләү һәм җинаятьчеләрне тоткарлау өчен, полиция сүзләренчә, Бельгия һәм немец овчаркалары бик яхшы туры килә - алар җитез, тиз реакциягә ия.
Этләр вольерларда яши: җәен - урамда, кышын - җылытыла торган урыннарда. Баланслы тукланалар - көненә 600 грамм азык, ләкин тәмле ашамлыклардан да баш тартмыйлар. Шуңа күрә хуҗалар еш кына үзләренең яраткан дусларына ит һәм башка тәм-томнар алып килә.
Этләр кинология үзәгенә көчекләр буларак, чипланган килеш һәм инде кушаматлар белән килә. Иң яшь тәрбияләнүче Оскарга - 2,5 ай. «Без әлегә бары һавада йөрибез, беренчел күнекмәләрне үстерәбез - тешләргә, ашарга өйрәнәбез. Ул бит әле бөтенләй бала гына, - дип сөйләде үзенең булачак хезмәттәше турында полиция хезмәткәре Павел Котяшов. - Ләкин, яшь булуына карамастан, Оскар бик кызыксынучан һәм куркусыз, зур этләргә кызыксыну күрсәтә. Миңа калса, ул бик яхшы эт булып үсәчәк». Вакытның күп өлешен Оскар Павел белән үткәрә - эт бер хуҗаны танырга тиеш, бу дрессировканың мөһим кагыйдәсе.
Этләрне өйрәтү бер яшьтән башлана һәм алдагы хезмәтендә дәвам итә. «Күнекмәләрне даими рәвештә үстерергә һәм тренировкалар ярдәмендә ныгытырга кирәк», - дип аңлатты Дмитрий Дудкин.
Дүрт аяклылар көн саен әзерләнә, күнегүләр эш үзенчәлегенә карап сайлана. Үзәккә килгән вакытта хәбәрчегә Иллана кушаматлы Бельгия овчаркасы үз сәләтләрен күрсәтте, ул полициядә 4 ел хезмәт итә. Эт наркотик матдәләр эзләү белән шөгыльләнә. Өйрәтүләр өчен имитаторлар кулланыла, аларда аларның исе генә бар. «Без этләргә наркотиклар ашатмыйбыз да, кадамыйбыз да - болар барысы да миф. Этләр наркотик матдәләрнең 5-тән 8-гә кадәр исен белә, аларны алар акрынлап өйрәнәләр», - дип сөйләде Дмитрий Дудкин. Тренировкалар «гадидән катлаулыга» принцибы буенча уза - башта ис имитаторы җиңел табыла торган урыннарда, аннары эзләп табу авыр булган урыннарда яшерелә. Безнең очракта берничә чемодан кулланылды. Сүз уңаеннан, объектта кеше исе булмасын өчен, имитаторны кыскычлар белән тоталар.
Чемоданнарны иснәп чыкканнан соң Иллана катып калды - бу яшерен урын табылган дигәнне аңлата. Уңышлы эшләгәннән соң, этне һичшиксез бүләклиләр - туп яки тәмле ризык белән. Безнең каёарман өчен иң яхшы бүләк - яраткан хуҗасы белән уйнау.
Полиция хезмәткәре Айрат Гыйзәтуллин өчен Иллана хезмәттәше генә түгел, яраткан хайваны да. «Без бик яхшы мөнәсәбәттә, икебез дә энергияле, актив, мин аңа беренче караштан гашыйк булдым, аның күзләренә карагыз - аларда шулкадәр тугрылык! Этләр хуҗаның кәефен тоя, әгәр кинологта берәр хәл булса, эт янында эшләүнең мәгънәсе юк, контакт булмаячак», - дип сөйләде Айрат Гыйззәтуллин. Иллана хезмәт иткән елларда үз эшен уңышлы гына күрсәтә - оператив-эзләү чаралары вакытында фатирда 8 кг наркотик таба.
Җинаятьчене тоткарлауны немец овчаркасы Цербер күрсәтте. Рольле уенда тыгыз киемгә киенгән полиция хезмәткәре качып китәргә тырышты. Эт хуҗа командасы белән аның артыннан чапты. Санаулы секундлар - һәм җинаятьче инде зарарсызландырылган. «Без этне агрессиягә, тешләргә өйрәтмибез, аның бурычы - җинаятьчене полиция хезмәткәре килгәнче тоткарлау. Эт хаотик рәвештә тешләми, ә билгеле бер нокталарны тешли», - дип билгеләде Дмитрий Дудкин.
Дүрт аяклылар тәүлек буе хезмәт итәләр. Полиция хезмәткәре Рәмис Хәйретдинов сөйләгәнчә, бервакыт аның кулдашы - немец овчаркасы Хазар каракны тоткарлаган. Бу полиция хезмәткәре эт белән бергә кизүдән өйгә кайтканда була. «Без шәхси сектор буйлап бара идек, кемнеңдер күршеләрдә йөрүен ишетәм. Хазарга команда бирдем, ә ул бит ахмак түгел - күршеләргә ташланмый, карак бензин урларга кергән булган. Хазарга аның артыннан йөгерергә дә туры килмәде, зур эттән куркып, ул кулларын югары күтәрде һәм бирелде, - дип сөйләде Рәмис Хәйретдинов.
Кеше үлчәмнәре буенча этләр озак хезмәт итмиләр - 8 яшькә кадәр, аннары лаеклы ялга китәләр. Кагыйдә буларак, кинологлар хайваннарны үзләренә алып китә. Полиция хезмәткәре Наил Әхмәдиев Бельгия овчаркасы Шаман белән эшли. Эт инде 7 ел хезмәт итә. Бу полиция хезмәткәренең икенче хайваны - беренче эт Вульф өйдә «пенсиядә» ял итә. «Мин Шаманны да үземә алам, бу бит дус, ә дусларны ташламыйлар», - диде Наил Әхмәдиев.