В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутлар саны сигезгә кадәр артачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Казанда 2 нче июльдән трамвайларның маршрут челтәре үзгәрәчәк. Маршрутлар саны артачак – өч яңасы барлыкка киләчәк, ә гомуми трамвай челтәре бер ярым тапкырга диярлек үсәчәк – 146 км дан 247 км га кадәр.
1 нче номерлы «Химия – Тимер юл вокзалы» маршруты ике маршрутка бүленәчәк. 1 нче номерлы маршрутның трамвайлары Караваеводан елга портына кадәр, 8 нче номерлы яңа маршрут буенча Караваеводан Химия урамына кадәр йөриячәк. Шулай ук 2018 елдан гамәлдән чыгарылган 2 нче номерлы маршрут җибәрелә, – трамвайлар тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр йөриячәк. Шул ук маршрут буенча 1986 елда чыгарылган «Түбәтәй» раритет экскурсия вагоны да йөри башлады.
Моннан тыш, ике яңа маршрут кертелә – 7 нче номерлы маршрут буенча трамвайлар тимер юл вокзалыннан Ямашев һәм Җиңү проспектлары буенча Глазунов урамына кадәр, ә 3 нче номерлы маршрут буенча тимер юл вокзалыннан Тукай урамы аша Глазунов урамына кадәр йөриячәк.
5 һәм 5а номерлы боҗра маршрутлары, 4 нче номерлы маршрут («Халитов урамы» – «9 нчы микрорайон») һәм 6 нчы номерлы маршрут («Караваево – «Халитов урамы») үзгәрешсез кала.
Кайбер маршрутлар бүленгәнгә бәйле рәвештә, «Транспорт картасы» АҖ белән берлектә «Трамвай 60 минут» яңа күчеп утыру тарифы эшләнде. Ул 2 нче июльдән эшли башлаячак. Бушлай күчеп утыру өчен пассажирларга транспорт картасы сатып алырга һәм яңа тарифны сайларга, яисә булганын эшләп чыгарылган ресурс белән файдаланырга кирәк. Шулай итеп, пассажир бер сәгать эчендә бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга бушлай күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала. Юл өчен билгеләнгән түләү 31 сум тәшкил итәчәк.