Скульптуралар торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге эшче һөнәрләрен популярлаштыру өчен ясалган.
Фото: «Уютный дом» идарәче компаниясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Казанда «Уютный дом» идарәче компаниясе территориясендә (Четаев урамы, 17) торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган кар сыннары барлыкка килгән. Район халкы гадәти булмаган арт-объектларга бәя биргән һәм скульптуралар белән бик теләп фотога төшә икән.
Мондый кар сыннарын булдыру идеясе идарәче компания генераль директоры Марат Нуриевка килгән. Маляр, электрик, урам себерүче, су үткәрүче, ташчы скульптуралары торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан ясалган. Үз эшен сыйфатлы башкаручы бу белгечләрнең җитмәве – төп проблемаларның берсе, дип билгелиләр «Уютный дом» идарәче компаниясендә. Мәсәлән, Казанның эре идарәче оешмалары мәгълүматларына караганда, аларның 3000-гә якын урам себерүчесе бар. Шәһәрдә 500-гә якын дворник бар.
Яшел Үзән скульпторы Виктор Макаров кардан фигуралар ясаган. Аның сүзләренә караганда, арт-объектларны булдыруга 3 көн вакыт киткән. Сыннарның биеклеге – 1 метр, скульпторга эш өчен барлыгы 16 куб кар кирәк булган. «Миңа бу идея ошады, һәм мин аны тормышка ашырырга булдым, – дип сөйләде Виктор Макаров. – Кар белән эшләве күңелле, ул пластилин кебек, әгәр ниндидер җитешсезлекләр бар икән, аларны тиз генә төзәтеп була, боз яки агач белән эшләү турында алай әйтеп булмый».
Кар сыннары район халкын язга кадәр сөендерәчәк.