Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Иртәгә, 26 февральдә, Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава, урыны белән юеш кар, юлларда бозлавык фаразлый. Төнлә урыны белән буран көтелә, көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы минус 6-8 градус, көндез 3-5 градус салкын булачак.
Тулаем алганда, республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар явачак. Кайбер районнарда бераз буран юулачак. Көньяктан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 4 градустан 9 градуска кадәр салкын булачак, аязган вакытта - минус 14 градуска кадәр. Һава температурасы көндез 1-6 градус салкын, көнчыгыш районнарда һава температурасы минус 9 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.