В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда кар өемнәре барлыкка килергә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда болытлы һәм көчле кар булачак, шул исәптән җепшек кар фаразлана. Урыны белән буран һәм бозлавык көтелә. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез -1..-3 градуска кадәр җылыта. Юлларда кар өемнәре барлыкка килергә мөмкин.
Чәршәмбе, 7 нче февральдә, Татарстан халкын азрак кар көтә, аерым районнарда буран һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Төнлә һәм көндез термометр баганалары -5..-10 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнбатышында -15 градуска кадәр булачак.
Пәнҗешәмбе, 8 нче февраль төненең беренче яртысында явым-төшемнәр булуы икеле, температура -14..-19 градус тәшкил итәчәк. Төннең икенче яртысында һәм көндез һава торышы тагын да начарланачак. Синоптиклар кар вәгъдә итә, аерым районнарда буран һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Термометрлар -7..-12 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Синоптиклар фаразы буенча, җомга һәм шимбә көнне, 9 нчы һәм 10 нчы февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, урыны белән азрак кар фаразлана. Төнге сәгатьләрдә -15..-20 градуска кадәр салкынайтачак, көндез термометр баганалары -9..-14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Явым-төшем һәм температураның күтәрелүе бина түбәләреннән һәм башка авыш өслектән кар һәм бозның төшүенә китерергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.