KZN.RU порталы шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кызыклы урыннарны тәкъдим итә
Фото: Марат Мөгыйнов
Бауман урамындагы Богоявленский соборы манарасындагы күзәтү мәйданчыгы
Биредә Бауман урамы, Петропавловск соборы, Тукай мәйданы, КФУ биеклекләре һәм Кабан күленең яңа яр буе күренешләреннән ләззәтләнергә мөмкин. Моның өчен килүчеләргә 150 баскычтан артык һәм 70 метрдан артык юл үтәргә туры киләчәк – баскыч уңайлы, ә тар юллар юк. Кыңгырау манарасы 1897 елда сәүдәгәр Иван Кривоносов акчасына төзелә, ул ике миллион кирпечтән тора. Монда бөек рус опера җырчысы Федор Шаляпинны чукындырганнар.
Эш көннәрендә ул 10:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр эшли, тәнәфес – 11:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә – 10:00 дән 21:00 гә кадәр. Билет бәясе 50-150 сум тәшкил итә, 12 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала.
«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы
Казан Кремле, яр буе, биеклекләр һәм җанлы магистральләр – болар барысы да 32 метр биеклектән күренә, ул Казан халкы һәм кунаклары арасында популяр.
Шәһәр панорамасы күренешен «Касә»дән 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин, техник тәнәфесләр – 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, 19:30 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр. Өлкәннәр өчен билет бәясе – 150 сум. 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен – 100 сум, 7 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала.
Павлюхин урамындагы сәүдә үзәге түбәсе
Казан үзәгеннән ерак түгел Павлюхин урамында заманча сәүдә үзәге урнашкан. Һәр җәй түбәдә төрле чаралар – музыкаль төркемнәр чыгышлары, мастер-класслар, фестивальләр һәм башка вакыйгалар уза.
Майданчык өченче катта урнашкан һәм аннан Спартак, Павлюхин урамнарына, шулай ук «Подкова» һәм «Сокольники» торак комплексларына һәм пейзажга ямь өстәп торучы биш катлы сталинкаларга күренеш ачыла.
Эш вакыты: 10:00 дән 22: 00 гә кадәр, керү – бушлай.
Благовещенск соборы артындагы күзәтү мәйданчыгы һәм Казан Кремленең Преображенск манарасы
Казансу, Игенчеләр сарае, Кремль яр буе, ренессанс стилендәге йортлар һәм Кремль территориясеннән яңа биеклекләр белән ләззәтләнергә мөмкин. Моның өчен бөтен музей-тыюлык территориясе буенча үтәргә һәм Благовещенск соборы янында борылырга кирәк. Мәйданчык тәүлек әйләнәсе эшли һәм керү өчен бушлай.
Туристлар тагын бер мәйданчыкка – Преображенск манарасына керә ала. XVI гасыр ахырында Псков төзүчеләре төзегән корылма «Кол Шәриф» мәчетеннән ерак түгел урнашкан. Аның фасадында Казан гербының Зилант рәсеме урнашкан. 48 баскыч менгәннән соң, Казансу елгасы, Меңьеллык мәйданы, Казан циркы һәм «Пирамида» күренәчәк, ә ерактан Югары Ослан ярын карарга була.
Хәзер анда ремонт эшләре бара, алар тәмамлангач, Казан Кремле бу хакта социаль челтәрләрдә һәм музей-тыюлык порталында хәбәр итәчәк.
«Ривьера» күңел ачу комплексында – «Дөнья тирәли» күзәтү тәгәрмәче
Казансу ярында сезне 65 метр биеклеккә күтәрә торган күзәтү тәгәрмәче бар. Ул 36 кабинадан тора, аларның һәрберсе дөнья шәһәрләренә багышланган: тышкы яктан әлеге шһәәрләрнең истәлекле урыннары сурәтләнгән, ә эчке яктан илнең популяр музыкасы уйный. Россия Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Зөя һәм Болгар шәһәрләреннән тора. Монда свидание уздырырга, туган көнне бәйрәм итәргә яки төркем белән килергә заказ бирергә мөмкин – моның өчен кассага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук бинокль һәм селфи таягын арендага алырга була.
Эш вакыты: дүшәмбедән җомгага кадәр – 10:00 дән төн уртасына чаклы. Ял көннәрендә – 9:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр. Билет бәясе: өлкәннәр билеты – 390 сумнан, балалар билеты – 330 сумнан. Ябылуга 15 минут кала билетлар сату туктатыла.
Фото: Денис Гордийко