В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мэр Илсур Метшинга җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү концепцияләрен тәкъдим иттеләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанның Яңа Савин районында Кече Акчарлак күле артыннан быел Зур Акчарлак күле тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре башланачак. Ул Адоратский, Лаврентьев һәм Чуйков урамнары чикләрендә, яңа перинаталь үзәк һәм 7 нче шәһәр хастаханәсе янында урнашкан.
урнаштырылачак.
Серов урамындагы бульвар Мәскәү районында йөрү өчен яңа урын булачак, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларына тулысынча яраклаштырылачак. Йөрү зонасы «Ярдәм» мәчетеннән башлана (аның янында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен спорт комплексы урнашкан) һәм Восход урамына кадәр сузылачак.
3,9 гектарлы бульвар төзелеше узган ел башланды. Территорияне төзекләндерүгә әзерләү буенча эшләр башкарыла: стихияле парковка бетерелә, субай сугылган һәм юлларны тутыру буенча бетон эшләре башкарылган, яңгыр канализациясе челтәрләре салынган.
Паркта барлыгы 12 функциональ зона барлыкка киләчәк, дип сөйләде «Мириада групп» архитекторы Виталий Волков.
Быел бульвар территориясе мәчеттән сулыкка кадәрге участокта төзекләндереләчәк. Инклюзив мохит булдыру өчен балалар уен зоналары оештыру каралган, анда һәр бала үз мөмкинлекләрен күрсәтә алачак. Спорт зоналарында бочча уйнау өчен мәйданчык, адаптацияләнгән тренажерлар каралган.
Быел эш тәмамланачак тагын бер «яшел объект» Совет районында Карбышев урамында урнашкан – бу Татарстанның төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверы. Шәһәрне үстерү институты архитекторы Рүзал Фәрхуллин сүзләренчә, проектлана торган территориянең мәйданы 18,1 мең кв.м тәшкил итә.
Беренче чират кысаларында төзекләндерү 2022 елда скверда үткәрелгән, ул вакытта фонтан ремонтланган һәм аның тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Хәзер кыш көне фонтан касәсен шугалак итеп кулланалар һәм шәһәр халкы өчен чыршы шәһәрчеген ачалар.
Быел скверда тыныч ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен зоналар һәм балалар уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Яңа җәяүлеләр элемтәсе оештырылачак һәм өстәмә яшелләндерү үткәреләчәк.
Мәскәү районында «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверны төзекләндерү дәвам итәчәк. Узган ел бу урында «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштырдылар, дип искә төшерде Шәһәрне үстерү институты архитекторы Арина Хәсәнова. Хәзер бу урынны ял итү зоналары белән тәэмин итү һәм яшелләндерү күздә тотыла: агачлар һәм куаклар утыртылачак.
Вахитов районында Бутлеров һәм Толстой урамнары киселешендә кечкенә скверны төзекләндерәчәкләр. Хирург Александр Вишневский һәйкәле янында эскәмияләр һәм яктыртулар белән ял итү зонасы барлыкка киләчәк, дип җиткерде Шәһәрне үстерү институты архитекторы Дарья Семко. Аның сүзләренчә, эш Котельников скверына да кагылачак, ул Карл Маркс һәм Горький урамнары киселешендә урнашкан. 6,5 мең кв.м мәйданлы җәмәгать киңлегендә япмаларны алыштырачаклар, кечкенә архитектура формалары урнаштырачаклар (эскәмияләр, урындыклар, урналар, өстәлләр, навигация элементлары), бюст янында яктыртуны тоташтырачаклар. Шулай ук күпьеллык чәчәкләр белән яшелләндерү планлаштырыла.
Сәетгалиев урамыннан Мәскәү урамына кадәр ЦУМ буйлап бульвар төзекләндереләчәк. Концепцияне мэрга Арина Хәсәнова тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 1,9 гектар мәйдандагы беренче участокта җәяүлеләр юллары салыначак, ял итү зоналары яңартылачак һәм шәһәрара автобуслар тукталышлары яңадан каралачак.
Мэрга шулай ук Вахитов районындагы Фукс бакчасын һәм Киров районындагы Петров паркын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Беренче киңлектә, Рүзәл Фәрхуллин сүзләренчә, баскычны ремонтлыйлар һәм киңәйтәләр, керү урынында рус һәм татар телләрендәге постаментны яңарталар, яктырткычларны, эскәмияләрне, брусчатканы һәм койманы алыштыралар. Ә Киров районы скверында кече һәм өлкән яшьтәге балалар өчен мәйданчыкларны, яктырткычларны, юлларны каплауны яңарту планлаштырыла, дип хәбәр итте Дарья Семко.
Диләрә Гафурова, Юлия Летникова