Рәссам музыка, спорт һәм бию белән мавыгучы актив һәм шат күңелле яшүсмерләрне сурәтләде.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). Казанның Киров районындагы йорт фасадында яңа граффити барлыкка килде. Аны җирле урам рәссамы Sly Dog ясаган.
Рәсем Горький шоссесы, 43/1 адресы буенча урнашкан бина диварында ясалган (анда «Юни» яшьләр клубы урнашкан). Граффитиның урнашкан урыны аның концепциясен билгели: рәссам спорт, музыка, бию белән мавыгучы актив, шат күңелле һәм максатчан үсмерләрне сурәтләгән.
Sly Dog рәсем өстендә эшен 19 нчы июль көнне башлаган, ә бүген сурәт инде әзер. Бина фасадыннан тыш, яшьләр клубының керү төркемнәрен дә матур рәсемнәр бизәде, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, Sly Dog буларак билгеле рәссам-граффитчы Азат Алиев 100 ләп дивар рәсеме авторы. Казанның унлап фасады спортчылар һәм артистлар портретлары, пейзажлар һәм абстракт мотивлар өчен киндер булды.