В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләк фондына 55 ресторатор, отельер һәм туристлык өлкәсенең башка вәкилләре өлеш кертте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бүләкләр җыю буенча бәйрәм чарасы узды. Артистлар һәм музыкантлар белән җигүле атлар Казанның үзәк урамнары буйлап узды һәм Иске Татар бистәсендә юлны тәмамлады. Борынгы йолада шәһәрнең кунакчыллык индустриясенә бәйле 55 эре предприятиесе катнашты. Җыелган барлык бүләкләр шәһәр Сабантуенда уздырылачак бәйгеләрдә җиңүчеләргә тапшырылачак.
Бәйрәм чарасы «Корстон-Казан» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексыннан башланып китте. Тантана борынгы авыл традицияләре буенча узды: кәрван башында Сабантуй байрагы - сөлге эленгән флагштоклы ике җайдак, алар артыннан якты тасмалар белән бизәлгән 4 җигүле ат, артистлар һәм музыкантлар барды.
Казанның үзәк урамнары - Карл Маркс, Пушкин, Татарстан урамнары буйлап гармунлы, җырлы кәрван узды. Г.Камал театры каршындагы мәйданда артистлар Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы буенча куелган спектакльдән өзек уйнадылар.
«Сабантуйның күптәнге, яңадан торгызуны таләп иткән традицияләре бар, аларның берсе – бүләкләр җыю. Бу искиткеч ямьле, матур тантана. Сабантуй үзе дә шулай күңелле узсын», - диде Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм артистларга бүләк буларак мендәрләр тапшырды.
«Без район, авылларда яшәүчеләрнең традицияләрен дәвам итәбез. Бу бүләкләр җыю йоласы шәһәр халкын берләштерә. Күп милләтле Татарстаныбызда бу бәйрәмне яңадан торгызырга телибез», - дип билгеләп үтте ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов.
Театральләштерелгән тамашадан соң кәрван Иске Татар бистәсе буйлап узды һәм Мәрҗани мәчете янында туктады. Биредә тамашачылар өчен Казанның музыка һәм хореография коллективлары чыгыш ясады һәм кунакчыллык индустриясе предприятиеләреннән бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Шулай итеп, бүләк фондына 55 ресторатор, отельер һәм туристлык өлкәсенең башка вәкилләре үз өлешен кертте. Берничә сәгать эчендә җигүле ат арбалары төрле бүләкләр белән тулды, алар арасында – урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр, көнкүреш техникасы, аш бүлмәсе савыт-сабалары, скутер һәм хәтта тәкә дә бар. Бу бүләкләр шәһәр Сабантуенда уздырылачак бәйгеләрдә җиңүчеләргә тапшырылачак.
Бүләкләр җыюның борынгы традициясе җирле халыкларда да, шәһәр кунакларында да кызыксыну уятты. «Мин Казанда инде ике ел яшим – Сабантуйда булганым бар, әмма мондый йола турында берни дә белми идем. Бу җырлар, милли костюмнар белән үткәрелә торган бик күңелле бәйрәм, ул шат күңелле, кунакчыл һәм юмарт татар халкының бөтен асылын чагылдыра», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Кытайдан килгән КФУ студенты Чжиган Цэнь.