Портрет, көнкүреш һәм анималистик жанрлардагы композицияләрне яшь рәссамнар иҗат иткән
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Чувствовать сквозь» инклюзив күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә күрсәтелгән скульптураларны, аларның текстурасын һәм вак детальләрен тояр өчен, куллар белән кагылырга мөмкин.
Күргәзмә В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты филиалын тәмамлаган алты яшь останың эшләреннән тора. Зөлфия Мөхәммәтьянова, Артур Давыдов, Ксения Зубкова, Тимофей Тюрин, Дамир Закиров һәм Динар Сәлимов скульптуралары коллекциясе төрле жанрларны берләштерә: портрет, көнкүреш һәм анималистик.
Портрет жанры күкрәк өлешенә кадәр ясалган скульптура сурәтләрендә киң чагылыш таба. Авторлар модельнең кәефен оста аңлыйлар һәм аны үз эшләрендә тирән психологизм белән җиткерәләр.
Хайваннар дөньясы темасы Зөлфия Мөхәммәтьянова хезмәтләрендә тәкъдим ителгән. Төрле материаллар (агач, бронза) кулланып, оста фауна вәкилләренең кыяфәтен төгәл итеп ясый. Аның эшләре һәр хайванның үзенчәлекләрен – аның йоннарын, тән төзелешен тоярга, шулай ук аларның яшәү урыны белән танышырга мөмкинлек бирә.
Көнкүреш жанрындагы скульптуралар циклы кызыклы. Ул тормышның төрле күренешләренә багышланган: туй, крестьян көнкүреше, балачак һ.б.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар күргәзмәне 30 нчы августка кадәр карый алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә.