Рейслар саны план күрсәткечләренә кайтты
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар хәрәкәте тизлеге 17 км/сәг (планлы 18 км/сәг) кадәр торгызылган. Бүгенге көндә җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосалы урам-юл челтәренең 47 участогының 30 дан артыгы кардан чистартылган. Чистарту эше планлы рәвештә дәвам итә.
Узган атнада һәм агымдагы атна башында автобуслар еш кына соңгы пунктларда батып калды. Хәзер бу участокларның барысы да чистартылган, хәрәкәт өчен каршылыклар юк.
«Кардан барлык 78 соңгы тукталыш пункты чистартылган. Шулай да, халык әлеге участокларда шәхси транспортны парковкалау сәбәпле, кыенлыклар туа. Мондый очраклар ЮХИДИ белән эшләнә, машиналар эвакуацияләнә», – дип билгеләп үтте Алексей Сидоров.
Параллель рәвештә җәмәгать транспорты тукталышларын, беренче чиратта трамвайларныкын чистарту алып барыла. Мондый участоклар турында мәгълүмат район администрациясендә оператив рәвештә тапшырыла.
Метрополитен да гадәти эш режимына кайтты. Бүгенге көндә ул тәүлегенә 120 мең пассажирны йөртә – бу кар яуганчы булган күрсәткечләр дәрәҗәсендә. Унынчы состав хәзер бары тик пик сәгатьләрендә генә линиягә чыга. «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре станцияләргә якын территорияләрдә, трамвай юлларында һәм борылыш төеннәрендә карны җыештыралар, дип өстәде Алексей Сидоров.
Юлия Летникова
Фото: Марат Мөгыйнов