5-нче марттан 11-нче мартка кадәрге атнада 9,4 меңгә якын чакыру кабул ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 5-нче марттан 11-нче мартка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9381 чакыру килгән, шуларның 1031 очрагы бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7 мең 840 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 51 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 176 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 88 чакыру килгән.
892 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 31 тапкыр чакыртылганнар, аларда 28 кеше зыян күргән, 15 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 18тапкыр чакыртылган, биредә зыян күрүчеләр дә, һәлак булучылар да юк, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.