В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк шәһәр халкы катнаша ала
Киләсе атнада, 12 июньдә, 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү тәмамланачак. Шәһәр халкы 32 Казан паркы һәм скверының берсе өчен үз тавышын бирә ала.
Киңлекләр арасында Дәрвишләр бистәсендәге скейт-парк яки «Тәбриз» скверы тәкъдим ителгән. Яңа Савин районында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чернобыль АЭСында авария ликвидаторларына багышланган скверны төзекләндерергә мөмкиннәр. Шулай ук сораштыруда «Яшьләр» скверы да бар, анда кичә татар фронтовик шагыйре Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачтылар, шулай ук Совет районындагы Нокса урманы да, анда төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән иде әле. Тагын бер тавыш бирү урыны Вахитов районында Түбән Кабан күленең өченче чираты булды.
Шәһәр халкы шулай ук киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле рәвештә керергә мөмкинлек алачак йорт яны территорияләрен дә сайлый ала. Сораштыру тәмамланганда шәһәр киңлекләрен үзгәртү турында үз фикерләрен калдырырга һәм берничә сорауга җавап бирергә мөмкин.
14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бер генә киңлек өчен тавыш бирә яки төзекләндерү өчен үз вариантын тәкъдим итә ала. Сораштыруны үткәрү якынча 5-7 минут вакытны алып тора. Ул gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасында «Халыктан сораштыру» бүлегендә уздырыла.
Быел Казан территориясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча җиде проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән өчесе – «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында.
Шулай ук быел 464 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, асфальт-бетон өслекне ремонтлауның гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Агымдагы елны исәпкә алып, алты ел эчендә республика программасы кысаларында 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк, аларда 3,6 млн кв.м асфальт-бетон өслек булачак.