Бәйрәм программасы бүген 16:00 сәгатьтә башлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Бүген Салават Күпере микрорайонында беренче тапкыр чыршы шәһәрчеге ачыла. Биредә яшәүчеләр өчен әйлән-бәйлән, уеннар һәм тематик фотозоналар белән күңел ачу программасы әзерләнде.
Тамашачылар алдында Тимерьюлчылар мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаячак, ә «Импульс» яшүсмерләр клубы шәһәрлеләр өчен хәрәкәтчән уеннар уздырачак.
Тамаша 16:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – А.Арсланов ур., 6а, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Искәртеп узабыз, Салават күперендә Яңа ел программасын оештыру белән куратор шөгыльләнә. Ул яңа территориядә бәйрәм итү традицияләрен булдырачак, парк тирәсендә бергәлекләр формалаштырачак.
Бәйрәм көннәрендә чыршы шәһәрчеген ачудан тыш, Салават күперендә Казан циркының бер чыгышы, Yummy Music лейблы артистлары катнашында «Яшь көч» татар альтернатив музыкасы концерты узачак. Шулай ук каникулларда тест режимында парк остаханәсе эшләячәк, анда бушлай иҗади дәресләр уздырылачак.
Быел Казан халкы һәм кунаклары өчен шәһәрнең 19 җәмәгать киңлегендә 111 бушлай кышкы чара әзерләнгән. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк.