Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Бүген төнлә явым-төшемсез, 28-нче июль көндез кыска вакытлы, яшенле яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, яшен вакытында тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Бүген төнлә республикада +11...+16 градус, 28-нче июль көндез +23...+28 градус көтелә. Казанда сишәмбегә каршы төндә 13-15 градус җылылык, көндез +25...+27 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.