Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2024, 16:24

Синоптиклар Татарстанда атна ахырында юеш кар фаразлый

Иртәгә Казанда, җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәеп, кыска вакытлы яңгырлар явачак

Якын көннәрдә татарстанлыларны болытлы һәм җилле, кайбер районнарда томанлы һава торышы көтә. Температура төшә башлаячак, юеш кар явуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Иртәгә ТР башкаласында синоптиклар алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә, кайбер районнарда томан булачак. Төн явым-төшемсез узачак. Термометр баганалары +3..+5 градус күрсәтәчәк. Җил төньяктан, секундына 5-10 метрга кадәр җитә. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә, +11..+13 градуска кадәр җылыта. Җил – көньяк-көнбатыштан,тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр, урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Сишәмбе көнне, 22 октябрьдә, республикада аязучан болытлы, кайбер районнарда төнлә һәм иртән томанлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, җил секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнге температура 0..+5 градус булачак, ә көндез +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

23 октябрьдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә температура +3..+8 градус, ә көндез +8..+13 градус булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 24 октябрьдә, Татарстан территориясе атмосфера фронтлары зонасында булачак – бөтен җирдә яңгырлар явачак. Көнбатыштан көчле җил, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәр, дип фаразлана. Төнлә температура +3..+8 градуслар чигендә, көндез +6 дан +11 градуска кадәр җылы булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 25 һәм 26 октябрьдә яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Төнлә 0..+5 градуска кадәр суыта, ә көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Барлык яңалыклар