В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22 мартта көндезге температура минус 1-3 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Киләсе тәүлектә Татарстан һәм аның башкаласында болытлы һава көтелә. Төньяк-көнчыгыштан уртача җил исәчәк. Төнлә Казанда бераз кар явачак, һава температурасы минус 6-8 градус тәшкил итәчәк.
Көндез 22 мартта көчле булмаган буран фаразлана. Һаваның максималь температурасы минус 1-3 градус булачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүенчә, 22 мартта төнлә һәм көндез Татарстанның көньяк-кынчыгыш районнарында көчле кар көтелә. Төнлә республикада минималь температура минус 6-11 градус булачак, көндез максималь температура 0 градустан минус 5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.